Кышлау авылында яшәүче кадерлебез Сөләйманова Наилә Тәлгать кызының 9 декабрь көнне 50 яшьлек юбилее.

08.12.2017 09:24 | Котлыйбыз! Печать

Кышлау авылында яшәүче кадерлебез  Сөләйманова Наилә Тәлгать кызының 9 декабрь көнне 50 яшьлек юбилее.
 
Олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Тәмле ашларың, якты йөзең, балаларым дип янып-көеп яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай биргән һәр көнгә куанып, шөкер итеп яши белүең – безгә тормыш үрнәге. Янәшәбездә өзелеп торучы синдәй әниебез булу белән без чиксез бәхетле. Киләчәктә дә әтиебез белән тигезлектә, муллыкта, безгә таяныч булып, озын гомер кичерергә насыйп булсын. 
Сәламәтлек сине ташламасын,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең 
Тәлгать, улларың Азат, Айрат.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий