Яңа Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез –Заппарова Резеда Виль кызының 13 декабрьдә 60 яшьлек юбилее!

13.12.2017 10:46 | Котлыйбыз! Печать

Яңа Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез –Заппарова Резеда Виль кызының  13 декабрьдә 60 яшьлек юбилее!
 
Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Барыр юлың озын, якты, туар таңнарың аяз, имин булсын. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, яратуың өчен рәхмәт сиңа! Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын, без балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып озак яшәвеңне телибез.
Әле тагын, әни, бик күп еллар
Кайнар типсен синең йөрәгең.
Кояш кебек тансык, нурлы йөзең,
Маяк төсле киңәш-сүзләрең.
Иң изге теләкләр белән балаларың 
Айсылу-Ильяр, Рамил-Зөһрә, 
оныкларың Әмир, Дарина, Энҗе.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий