Түбән Шашы авылында яшәүче ФАТЫЙХОВ РАВИЛ ФАТЫЙХ УЛЫның 13 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.

13.12.2017 10:46 | Котлыйбыз! Печать

Түбән Шашы авылында яшәүче ФАТЫЙХОВ РАВИЛ  ФАТЫЙХ  УЛЫның 13 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.
 
   Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине ихлас күңелдән шушы олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа тазалык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән тигезлектә яшәп, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге белән тормышка сөенеп яшәргә язсын! Без сине бик яратабыз.
Алгы көннәрдә  дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер итсәк иде бергәләп.
    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәүбәхәр, кызларың-кияүләрең,киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың 
исеменнән улың Рамил.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий