Югары Шашы авылында яшәүче әтиебез Нигъмәтҗанов Газинур Хәйдәр улының 13 нче декабрьдә 55 яшьлек юбилее.

13.12.2017 10:47 | Котлыйбыз! Печать

Югары Шашы авылында яшәүче әтиебез  Нигъмәтҗанов Газинур Хәйдәр улының  13 нче декабрьдә 55 яшьлек  юбилее.
 
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз. Син безнең гаиләбезнең җылы учагы да, якты кояшы да. Көчле рухлы, тырыш, ярдәмчел, изге күңелле, һәрберебезгә үрнәк әти һәм бабай булуың өчен зур рәхмәтлебез сиңа! Без сиңа карап сокланабыз һәм синең белән чиксез горурланабыз! Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәс­рәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Аллаhы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, күңел көрлеге насыйп итсен!
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын                    
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Ин изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зифинә, 
балаларың Алмаз, Гөлназ, Гөлнур, киявең Илшат, 
киленең Сирень, онык­ларың Йосыф, Мәрьям, Ислам. 
Бу теләкләргә Ясминә әбиебез, кода-кодагыйларың 
һәм барлык туганнарың да кушыла.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий