Түбән Көек авылында гомер итүче кадерле сеңлебез, апабыз Кадимова Сөмбел Мулланур кызына 18 декабрь көнне 45 яшь тула.

15.12.2017 08:25 | Котлыйбыз! Печать

Түбән Көек авылында гомер итүче кадерле сеңлебез, апабыз Кадимова Сөмбел Мулланур кызына 18 декабрь көнне 45 яшь тула.
Изге җанлы, ярдәмчел, йомшак күңелле, олы йөрәкле кадерле кешебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, сабыр холыклы, ихтирамлы, игътибарлы булып кал. Алдагы тормышыңда да сау-сәламәт булып, тормыш иптәшең Хәмит белән тигезлектә, муллыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә! 
Салкын, карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән Олы Бәрәзә авылында яшәүче Хөснетдиновлар һәм Түбән Көек авылында яшәүче Галиәхмәтовлар гаиләсе.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий