Күңгәр авылында гомер итүче кадерле кешебез –әниебез Нурмехәмәтова Наҗия Вәли кызының 15 декабрьдә гомер бәйрәме – 65 яшь тулган көне.

15.12.2017 08:34 | Котлыйбыз! Печать

Күңгәр авылында гомер итүче кадерле кешебез  –әниебез Нурмехәмәтова Наҗия Вәли кызының 15 декабрьдә гомер бәйрәме – 65 яшь тулган көне.
 
Әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш -туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасын,әни, тормышта.
Әни, диеп дәшәр кешең булгач,
Рәхмәтлебез шушы язмышка.
Иң изге теләкләр белән балаларың Камил-Римма, Миләүшә,Рамил, оныкларың Руслан, Данил, Диана.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить