Күәм авылында туып-үскән кадерле тормыш иптәшем, хөрмәтле әниебез, яраткан әбиебез Садыкова Гадилә Әхәт кызына гыйнвар аенда 60 яшь тулды.

12.01.2018 09:54 | Котлыйбыз! Печать

Күәм авылында туып-үскән кадерле тормыш иптәшем, хөрмәтле әниебез, яраткан әбиебез  Садыкова Гадилә Әхәт кызына  гыйнвар аенда 60 яшь  тулды.
 
Җир йөзендә иң кадерле, көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел кешебез, сине зур бәйрәмең белән тәб­риклибез! Син булганда болытлы көннәр дә кояшлы, салкын бураннар да сихри төс ала, чөнки карашың дөньяга нур чәчә, күңелеңнән җылы бөркелә. Безне куандырып, йомшак сүзең белән назлап,  әтиебез белән озак еллар сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән, гаилә шатлыгына төренеп,  якыннарыңның игелеген күреп яшә.
Кайчан кайтма, чәең синең әзер,
Тәмле ризык көтә табында.
Син пешергән тәмле сыйны сагынып
Балаларың кайтыр тагын да.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы синең таңыңда.
Һәрвакытта тыныч күңел белән
Яшә, әни, тагын, тагын да.
Сине яратып барлык туганнар, кода-кодагыйлар исеменнән әниең Наилә, иптәшең Рәшит, 
балаларың Рөстәм-Динара, Рамил-Гүзәл,
оныкларың Рамазан, Саидә, Солтан, Сафия.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий