Күшәр авылында яшәүче Хашимова Сания Хәмит кызының 20 гыйнвар көнне 60 яшьлек юбилее.

19.01.2018 11:01 | Котлыйбыз! Печать

Күшәр авылында яшәүче Хашимова Сания Хәмит кызының 20 гыйнвар көнне 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Киләчәк көннәрең саулык-сәламәтлектә, балалар-оныклар игелегендә үтсен. Син безнең киңәш бирер, шатлыкларыбызны уртаклашыр кешебез. Гомерең озын, көннәрең тыныч, куанычлы булсын, әти белән тигезлектә, мул һәм имин тормышта кайгы-хәсрәт күрмичә яшәргә язсын.
Яшьнәп яшәү сиңа көч өстәсен,
Гел йолдыздай балкы нур чәчеп.
Син булганда көчле, канатлы без,
Синдәй әни булу зур бәхет.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр тормыш иптәшең Илдар,
балаларың Илфар-Алсу, Рөстәм-Инзилә,
Алсу-Фәнис һәм оныкларың.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить