Олы Әтнәдә яшәүче, район үзәк больницасының танылган табибәсе Мөнирә Муалиф кызы Батыеваның 19 гыйнварда олы юбилее.

19.01.2018 11:05 | Котлыйбыз! Печать

Олы Әтнәдә яшәүче, район үзәк больницасының танылган табибәсе Мөнирә Муалиф кызы Батыеваның 19 гыйнварда олы юбилее.

Исемен ишетүгә җанга рәхәтлек биреп, рух ныклыгын күтәрүче кешеләр сирәк була. Мөнирә Муалиф кызы әнә шундыйлардан. Ә безгә, хезмәттәшләренә, икеләтә кадерле. Чөнки, без – аның шәкертләре дә. Бүген уңышыбыз бар икән, хатын-кызларыбыз сәламәт балаларын кочакларына алып, безгә рәхмәт укыйлар икән, бу – Мөнирә ханымның да хезмәте. Белгечлекне сайлап та, белем алып та була. Ә менә остазыбыз кебек һәркемне һәркөн елмаеп каршы алып, аның сәламәтлеге сагында тору өчен, Мөнирә ханымдагы зур тәҗрибә, кешеләр белән аралаша белү, зирәклек, кешелек сыйфатларының иң-иңе һәм үз эшенең остасы булу кирәк. Ул безне елмаеп-көлеп кенә әнә шулай эшләргә өйрәтте. Вакыт агышын күреп булмый. Мөнирә Муалиф кызы да безнең өчен һәрчак яшь. Бүгенге юбилей көнен дә ул шат күңел, гаилә тигезлеге, балалар игелеге, оныклары куанычы белән каршылый. Ә без олпат остазыбызның еллар үтсә дә, үзе булып, безнең арада калып, аралашып яшәвенә куанабыз. Юбилеегыз белән Мөнирә Муалиф кызы! Сезне һәрчак шулай яшь күңелле, сәламәт итеп күрергә насыйп булсын. Иң изге теләкләребезне кабул итегез.
Җаннардан җан аерыласы мизгел...
Ай-һай авыр тулгак газабы.
Ни көтәсен алда беркем белми,
Нәрсә булып бетәр азагы?
Ә ахырдан... рәхмәт әйтте күпләр,
Ярдәмчелек булды сезгә хас.
Юбилеегыз белән табибәбез.
Тәбриклибез Сезне, чын ихлас.
Иң изге теләкләр белән бала тудыру бүлегендә,
хатын-кызлар консультациясендә эшләүче
хезмәттәшләрегез.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий