Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – әниебез Хисмәтуллина Фәриха Бари кызының 25 гыйнварда гомер бәйрәме-туган көне!

19.01.2018 11:07 | Котлыйбыз! Печать

Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – әниебез Хисмәтуллина Фәриха Бари кызының 25 гыйнварда гомер бәйрәме-туган көне!

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән бәйрәмең белән котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр, әтиебез Илдар белән тигез, мул тормышта яшәвеңне телибез.
Күз нурыңны түктең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш!
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач!
Иң кадерле, газиз кешебез син,
Бу – буш сүзләр диеп уйлама.
Әниләргә  сыенып яшәгәннәр
Бәхетен таба якты дөньяда!
 Иң изге теләкләр белән  сине яратып тормыш иптәшең Илдар, улларың, киленнәрең, оныкларың.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий