Коморгуҗа авылында яшәүче якын туганыбыз Әхмәдуллина Рәмзия Хамматфәһим кызының 25 гыйнварда гомер мизгеленең матур бәйрәме, 50 яшьлек юбилее.

19.01.2018 11:07 | Котлыйбыз! Печать

Коморгуҗа авылында яшәүче якын туганыбыз Әхмәдуллина Рәмзия Хамматфәһим кызының 25 гыйнварда гомер мизгеленең матур бәйрәме, 50 яшьлек юбилее.

Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул, тигез тормыш, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Әрнү-сагыш белми, гел шулай матур булып, фани дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп, тату булып яшәргә Ходай насыйп итсен. Эшләргә – эшең, кайтып керергә – җылы өең, тормыш юлын үтәргә пар канатың, шатлык-куанычларны, борчу-сагышларны бүлешергә туганнарың, кадерлебез диеп торырга бала-оныкларың һәрвакыт янәшәңдә булсын.
Бездән теләк: сәламәт бул!
Һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
Һәр туар таң синең өчен.
Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус-ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын.
Иң изге теләкләр белән Сәид, Миләүшә,
Зөләйха, Сәйдәш, Сөләйман, кодагыең Илсия.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить