Әйтер сүзем әйтелмичә калды

12.12.2017 21:02 | Җәмгыять Печать

Әйтер сүзем әйтелмичә калды

Хөрмәтле редакция! 2017 нче елның 13 нче апрелендә гаиләбезгә күтәрә алмаслык олы хәсрәт килде. 32 яшендә энем Фарил үкенечле үлем белән арабыздан китте. Сагыну – сагышларымны шигъри юлларга салдым. 

Ихтирам белән: Фәридә Сибагатуллина, Әтнә районы, Күңгәр авылы

 

Әйтер сүзем әйтелмичә калды.

Әйтер сүзен әйтми кала алмый

Күңелендә сагыш –моң барлар.

Бу сүзләрне йөрәгемнән алып яздым,

Гаепләмәгез сез, туганнар.

 

Сез китегез әле минем яннан,

Калыйм әле, калыйм ялгызым.

Бу көн белән яшәү бик тә авыр: Үткәннәрне барлыйм бер үзем.

 

Бар дөньямны сагыш чорнап алды,

Тирә-ягым тоташ сап-сары.

Өебезне тәүге шат чагына

Кайтарыр юл юк шул, юк инде.

 

Балам, диеп дәшәм сиңа, энем,

Мине белгән каршы чыкмастыр.

Сез дип яшәдем мин бу дөньяда,

Әйткән һәрбер сүзем ихластыр.

 

Янган утка килеп керә идем

Синең өчен, кирәк чагында.

Калкан булып алларыңа бастым

Авырлыклар төшсә башыңа.

 

Калды инде, балам, үкенечләр,

Йөрәк өзелердәй хаталар.

Минем белән алар кичтән ята,

Минем белән иртән торалар.

 

Көзге төннәр бик озын шул, балам,

Тик шулай да барыбер таң ата.

Йөрәгемдә минем сагыш уты,

Сүзләрем күп сиңа карата.

 

Кер син, балам, кер син төшләремә: Үзәк өзелгәнне беләсең.

Ак машинаң, ап-ак күлмәк киеп

Һаман күз алдымда торасың.

 

Китәсем дә килми яннарыңнан,

Төшләремдә сине күргәндә.

Өлкән кеше булып, апаң булып,

Үгет бирәм, битләреңнән сыйпап үбәм дә.

 

Төшләремдә, балам, бүген сиңа

Тәмле чәйләр ясап эчердем.

Чәчләреңнән сыйпап сөйдем,

Әйтерсең лә кайгыларны сыйпап төшердем.

 

Кулларыңны алдым кулларыма,

Үбә-үбә шашып еладым.

Кагылма син минем балама, дип

Ходаемнан ялынып сорадым.

 

Гаепсезгә рәнҗетелгән чагында да

Син беркемгә таяк атмадың.

Күз алдымда, балам, җиргә карап

Башың иеп басып торганың.

 

Кыр казларын бергә озатып калдык:

- Кил – кил, апай, әнә күрдеңме?..

Язлар җиткәч, сез кайтканда

Мин булмамын инде, дидеңме.

 

Мин капкага карап куям һаман,

Бәлки әле кайтып керер дип.

Киемнәрен салып, ашыга-ашыга,

Ишеткәнен миңа сөйләр дип.

 

Кайтыр булсаң яннарыма, балам,

Баш тартырмын алтын-көмештән.

Сорар идем: Ходаем, саулык, бәхет

Бир балама иң зур өлештән.

 

Һәрбер көн дә гел аклыктан тормый

Күреп булмый алдан дөресен.

Авырлыклар очрады бит, балам,

Җиңеп чыккан идек күбесен.

 

Үкенечләр калды, балам,

Шашып-шашып кан-яшь түгәрлек.

Тик шулай да кеше рәнҗешенә манчылмадың,

Хаталарың, димәк, түзәрлек.

 

Гаепләрең булса, кичерерләр иде,

Бәндә хали түгел хатадан.

Акларга тырышудан түгел сүзем,

Аңларга тырышудан.

 

Гаепләмим: хата - гаепләре

Баштан ашкан адәм затларын.

Дөньялыкта язган гомерләрен

Бәяләргә Ходай бар барын...

 

Бөтен эшләгән эшеңне

Бүлдем гөнаһ – савапка.

Җир асларыннан чыгармын

Кирәк булса, дөрес җавапка


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить