Әтнәдә мөмкинлеге чикле балалар Яңа ел каршылады

28.12.2017 14:01 | Җәмгыять Печать

Әтнәдә мөмкинлеге чикле балалар Яңа ел каршылады

Әтнә районында мөмкинлеге чикле 55 бала махсус исәптә тора.

(Әтнә, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). “Изгелек” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Укучылар йорты, спорт мәктәбе йөзендә районның башкарма комитеты алар өчен бик матур чара – Яңа ел каршылау бәйрәме оештырды, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

“Бәйрәмгә исәптә торучы балаларның яртысыннан күбрәге килгән иде. Балалар гына түгел, озата килгән ата-аналар да бик ошаттылар. Соңыннан әти-әниләр зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Беренче тапкыр оештырдык, әмма соңгысы булмас”, – дип хәбәр иттеләр “Изгелек”тән.

Монда Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел символы – сары эт, узып баручы ел символы – әтәч һәм алып баручылар балаларның күңелен күргәннәр. Уеннарда да, соңыннан да бүләкләр биргәннәр. Иң мөһиме – мөмкинлеге чикле балалар бәйрәмне бик яратып кабул иткәннәр, диелә район хәбәрендә.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий