Авариядә пикап шоферының гомере өзелгән

11.01.2018 15:09 | Җәмгыять Печать

Авариядә пикап шоферының гомере өзелгән

Бүген иртән Казан–Малмыж трассасында юл-транспорты һәлакәте булды.   

   Балтач районында булган җитди юл һәлакәтендә пикап шоферының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

 Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казан – Малмыж трассасының 92нче чакрымында «Ниссан Кашкай» һәм «Иж 2717» машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә очкан, ә пикапның кабинасы тулысынча җимерелгән.

Авариядә «Иж 2717» машинасының 48 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, ә чит ил автомобиле шоферын Арча Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.

Һәлакәт булган урында 110нчы янгын-коткару часте, 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар эшләде. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/11/155826/

Юлларда сак булыгыз, ашыкмагыз, төзәтеп булмаслык ялгышлар ясамыйк!


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий