Ташчишмә авылында гомер итүче кадерле әтиебез Әхмәтов Камильбик Габдельбәк улы һәм әниебез Әхмәтова ДАния Абдулкәрим кызының шушы көннәрдә алтын туйлары һәм әниебезнең 10 гыйнварда туган көне.

12.01.2018 09:56 | Котлыйбыз! Печать

Ташчишмә авылында гомер итүче кадерле әтиебез  Әхмәтов Камильбик Габдельбәк улы һәм әниебез Әхмәтова ДАния Абдулкәрим кызының шушы көннәрдә алтын туйлары һәм әниебезнең  10 гыйнварда туган көне.
 
Әти-әни! Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай олы йөрәкле, ярдәмчел, изге күңелле, бер-берегезгә терәк булып балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, ярдәмен тоеп яшәгез.
50 ел кулга-кул тотынып
Пар былбылдай тормыш итәсез!
Авыр чакта аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә
Әти-әни диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык
Озын-озак тигез яшәгез!
Безнең өчен пар йолдызлар булып
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен
Мәрхәмәтле олы җаныгыз.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз-кияүләрегез, 
улыгыз-киленегез, оныкларыгыз, 
кода-кодагыйларыгыз һәм оныкчыгыгыз Инзилә.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий