Түбән Шашы авылында гомер кичерүче кадерле әти-әниебез Галиев Динарт Һади улының һәм Галиева Нурсөя Сабир кызының бергә гомер итә башлауларына шушы көннәрдә 60 ел!

12.01.2018 09:57 | Котлыйбыз! Печать

Түбән Шашы авылында гомер кичерүче кадерле  әти-әниебез Галиев Динарт Һади улының һәм Галиева Нурсөя Сабир кызының  бергә гомер итә башлауларына шушы көннәрдә 60 ел!
 
Без әти-әниебезне шушы олы бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Тормыш авырлыкларына бирешмичә, ачысын да төчесен дә бергә кичереп, бик сабыр, бик тырыш булып, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып матур гомер кичерәсез. Безгә дүрт балага гомер биреп, укытып, чын кешеләр итеп тәрбияләп олы тормыш юлына бастырдыгыз. Хәзерге көндә без үзебез дә әби-бабайлар инде, барыбыз да мул, матур тормышта яшибез, Аллага шөкер. Монда безнең әти-әниебезнең дә өлеше бик зур. Сез әле дә безгә яхшы киңәшләрегезне биреп, булганына сөенеп, шөкер итеп яшәргә көч бирәсез. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, нык сәламәтлек, хәерле тигез гомерләр теләп, олы рәхмәтебезне җиткерәбез! 
Әти-әни! Тагын озак еллар
Яшәгез сез тату, сәламәт.
Безне тәрбияләп үстердегез
Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт!
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып янса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз!
Иң изге теләкләр белән барлык балаларыгыз, 
кияү-киленнәрегез, онык-оныкчыкларыгыз, 
кода-кодагыйларыгыз.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий