Түбән Шашы авылында яшәүче әниебез Закирова РӘсимӘ Ильяс кызының шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее.

12.01.2018 09:57 | Котлыйбыз! Печать

Түбән Шашы авылында яшәүче әниебез  Закирова РӘсимӘ Ильяс кызының  шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее.
 
Олы йөрәкле кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син изге җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, үтә кайгыртучан һәм бик юмарт әни. Алдагы тормышыңда сиңа күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, борчу-хәс­рәтсез көннәр, мул тормыш телибез. Әти белән иңне-иңгә куеп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Без сине бик яратабыз!
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Гомерләрең, әнкәй, озын булсын
Имин барсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фарил, 
балаларың Илнар, Илшат, киленнәрең Лилия, Гөлназ, 
оныкларың Данир, Ислам. Бу теләкләргә кода-кодагый­ларың һәм барлык туганнарың да кушыла. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий