Әтнә юллары чистартыла

22.01.2018 08:40 | Җәмгыять Печать

Әтнә юллары чистартыла

  Республикада өч көн дәвамында буран котыра, кая карасаң да кар көртләре. Аллага шөкер, районыбыз юлларын чистартып торалар, тәүлек әйләнәсе КамАЗлар, грейдерлар, беларуслар юлда. Авыллар арасын да чистарттылар, авыл урамнары да йөрерлек хәлдә. Һәм боларның барысы да район хакимияте тарафыннан тикшерелеп тора.

- Юлларыбыз тәүлек әйләнәсе чистартыла. Кешеләре  сменалап эшлиләр. 4 КамАЗ, 2 грейдер, 3 Беларус юлда бүген. Барысы  да  үз эшләренең остасы.  Кайсы яккка барсагыз да, юл бар...- ди ОАО “Татавтодор” Арча филиалы Әтнә участогы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов.

- Район үзәгендә ике техника чиратлашып йөреп тора,Олы Әтнә  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов белән контрольдә тотабыз урамнарның кардан чистартылышын...- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Башка авыл җирлекләрендә авыл урамнарын хуҗалык тракторлары чистартып тора. 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий