“Авылны да, Ниязны да яраттым”

08.02.2018 10:07 | Җәмгыять Печать

“Авылны да, Ниязны да яраттым”

“Авылны да, Ниязны да яраттым”

Чын авыл тормышын күрәсең килсә, Әтнә районына кайт икән! Биредә борынгы гореф-гадәт­ләрне бик кадерләп сак­лыйлар, халык әле дә совет чорында яши кебек. Бер дә зарланмыйлар үзләре, хезмәтләре дә югары бәяләнә. Тагын бер күркәм күренеш җәлеп итте: биредә төп йортта килен-каенаналар матур гына яшәп ята. Язмам геройлары Гөлназ һәм Нияз Шәйхиевләр дә әти-әни­ләре белән тату гомер кичерәләр.

Гөлназ – күрше Яңа Шашы авылы кызы. Мәктәпне бетерүгә, сыерлар янына, фермага эшкә килә. “Начар бил­геләргә укымадым. Имтиханнарымны да әйбәт бир­дем. Авылда каласым ки­л­гәнгә, беркая да чыгып китмәдем. Шулай итеп, үз авылымда өч ел сыер саугач, Ниязга кияүгә чыктым. Ул чакта каенанам Наилә дә фермада эшли иде, – дип сөй­ли Гөлназ. – “Күңгәр” колхозында эшли башлаганыма да 17 ел булды инде. Эшемне бик яратам. Маллар янында йөргәндә, җа­ным ял итә”. Сүзгә ире дә кушыла. “Без бит – авыл балалары. Әни белән кечкенә­дән фермага йөри идем. Аның тырыш хезмәтен кү­реп, мин дә малларга якынайдым. Өй­ләнгәч тә, бөтен гаиләбез белән терлекче­лектә эшли башладык. Бар кеше шә­һәргә киткәндә, авылда калуыбызга үкен­мибез. Хатыным да сабыр, тыныч кеше булды. 17 ел буена әти-әни белән дус яшибез. Өйдә тыныч булганда, яратып эшли­сең”, – ди ул.

Нияз белән Гөлназ ур­тача 30ар мең сум акча ала икән. “Авыл җире өчен күп тоелса да, ямыйсы “тишек“­ләр күп. Газга, утка түлисең. Йорт-җирне дә карап торырга кирәк. Әмма зарланмыйбыз. Акчабыз җитә”, – ди Нияз. Колхоз рәисе Илнур Галиәхмәтов тә сүзгә кушыла. “Нияз бе­лән Гөлназ соңгы бер елда бик җавап­лы эш башкаралар. Сыер бозаулату бүлегендә эшли­ләр. Кайчан карама, гел фер­мада алар. Хезмәтләре­нең хөр­мә­тен дә күрәләр. Тырышлык югалмый. Әнә Нияз өр-яңа машина алып куйды. Элек фермага мондый машиналарда йөрүче­ләр юк иде, – ди ул. – Авыл халкы тырыш. Сыер савучылар арасында яшьләр дә бар. Шуңа күңел­дә горурлык хисе туа. Фермада ма­лың, эш­ләр эшең бул­ганда гына ки­лә­чәккә өметләнеп була. 
Фермада эшләүчеләр ва­кыт белән исәпләшми. Би­грәк тә сыер бозаулатучылар. “Кайвакыт төнлә дә каравыллап торабыз. Бозаулыйсы сыерлар билгеле бит инде. Һәркайсының аерым карточкасы бар. Шунда барысы да языла. Бер­ничә тапкыр бозаулаган сыерлар белән эшләү җайлы. Таналарны өйрәтү кыенрак. Безнең максат – бозаулап, бер сәгать узуга, сыерны саву. Шул угызны вакытында бозауга эчер­тергә кирәк”, – ди Гөл­наз. Узган ел игез бозаулар саны күп булган. Быел гыйнвар аенда да инде дүрт пар бозау туган. Терлекче­ләр бар серне дә әйтеп бете­рергә ашыкмый. Узган ел 621 бозау алганнарын да авызларыннан көч­кә “тартып” алдык. Шул бо­заулар­ның ничә сыердан туганын барыбер...

 

Тулысы белән укыгыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=262


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий