Әтнә - Дөбьяз - Каменка юлында булган юл һәлакәтендә ике машинага да зыян килгән

15.12.2017 14:58 | Көн темасы Печать

Әтнә - Дөбьяз - Каменка юлында булган юл һәлакәтендә ике машинага да зыян килгән

Соңгы көннәрдә һава шартлары начарланып китте. Бу, билгеле, юлларда да чагылмый калмый. Урыны- урыны белән булган кар көртләре, яннан исүче көчле җил - игътибарыңны азга гына югалтсаң да, нәтиҗәсе аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шуның өстенә тиешледән артыграк тизлек тә өстәлсәме? Һәлакәт килеп чыгасын көт тә тор. Кара- каршы килүче Лада Гранта һәм КИА машиналары арасында килеп чыккан юл һәлакәтенә дә әнә шулар сәбәпче. машиналарның икесенә дә техник зыян килгән. Шулай ук тән җәрәхәтләре алучылар да бар. Алары - хастаханәгә озатылган. Бу эш буенча тикшерү бара. 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий