“Аннан- моннан” “Алга” китте

13.02.2018 13:08 | Җәмгыять Печать

“Аннан- моннан” “Алга” китте

УНИКС та иң яхшы чыгыш ясаган 26 команда “Алга“ республика КВН лигасына узды.

Казанда XXIII КВН телевизион фестивале гала-концертында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 77 команда арасында Әтнәнең “Аннан-моннан” -   Бузунов Тәбрис, Галиуллин Ренат, Бузунов Рәмис, Бариева Инзилә, Мәрдәнова Лилия  (Кыямов Руслан, Гибадуллин Азат - аппаратура белән) кебек шяннардан торган   команда да бар. 

Хәзер егетләр-кызлар алдагы сезонга әзерләнәләр. Озак уйлаганнан соң гына катнашырга булдылар, башта югалып калдылар, “Әллә вакытында туктыйкмы икән”, дип тә икеләнделәр. Соңгы чиктә, катнашырга булдылар. Һәм без аларның уңышлы чыгыш ясыйсыларына инде ышанабыз. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий