Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Әтнәнең йөзү бассейны

Әтнәнең йөзү бассейны
  • Тасвирлама:

    Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясе «Дулкын» бассейнында уза.

  • Эш вакыты:

    Душ-шим 8:00 — 21:00

  • Телефон:
    • 8 (84369) 2-34-44
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/atnya/page518712.htm

  • Адресы:

    Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 2 йорт

Биредә балаларны 1 яшьтән йөзәргә өйрәтәләр. Бассейнда балалар өчен махсус йөзү дәресләре һәм күнегүләр үткәрелә. Йөзү комплексы 1378 квадрат метр мәйданлы бер катлы бинада урнашкан. Анда өлкәннәр өчен 25×8,5 м зурлыктагы бассейн һәм 6×10 м зурлыктагы балалар Бассейны булачак. «Дулкын» йөзү бассейнына Әтнә районы авылларыннан тыш, күрше Биектау һәм Арча районы авылларыннан да киләләр. Эш режимы көйләнгән. Хатын-кызлар өчен дә махсус көннәр билгеләнгән. Балалар белән белемле тренерлар шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсе буларак әлеге бассейнда шөгыльләнгән балалар төрле ярышларда уңышлы гына чыгышлар ясыйлар. "Дулкын«да шөгыльләнүче йөзүчеләребез Казанның «Олимпиец» бассейнында көч сынашып югары урыннар алдылар. Үз яшьләре арасында көч сынашып, Галиев Адель брасс һәм ирекле йөзү буенча I һәм II урыннарны яулады. Галләмова Резеда брасс стилендә, аркада һәм ирекле йөзеп II, III урыннар белән 3 медаль алды. Кәримова Язгөл, Шәрипова Зәлия үз яшьләре арасында йөзеп, икесе дә III урынга лаек булдылар. Остазлары — Эльмира Зарипова һәм Марат Гыйниятов. Казанның «Адымнар» йөзү бассейнында йөзү һәм су асты спорты буенча «Язгы дулкын — 2024» ярышлары узды. Әтнә спорт мәктәбе йөзүчеләре ярышта уңышлы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Шәрипова Залия — 1 урын; Мөхәммәтҗанова Галия — 3 урын; Мөхетдинова Камилла — 3 урын; Сибгатуллина Лиана — 3 урын; Кәримова Язгуль — ике йөзү төре буенча 3 урыннар; Гарипов Раяз — 2 урын. Тренер: Зарипова Эльмира Азат кызы.