Әтнә районында мәгариф
Бу бүлектә Әтнәнең мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләре турында барлык мәгълүмат тупланган: адреслар, телефон номерлары, электрон почта адреслары, директорлар турында белешмә язылган һәм картада урнашу урыннары күрсәтелгән.
-
Әтнә муниципаль районындагы мәктәпләр
Тасвирлама: Әтнә районының барлык мәктәпләре дә белем бирү эшчәнлеген «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль закон нигезендә алып бара. Бу бүлектә Әтнәнең мәктәпләре турында барлык мәгълүмат тупланган: адреслар, телефон номерлары, электрон почта адреслары, директорлар турында белешмә язылган һәм картада урнашу урыннары күрсәтелгән.
-
Әтнә районында мәктәптән тыш эшләр үзәге түгәрәкләре
Тасвирлама: Түгәрәкләр балаларның сәләтен ачарга булыша. Әтнә районында укулардан соң балагызны кая куярга икән, дип баш ватсагыз, түгәрәкләр һәм уку оешмалары турындагы түбәндәге мәгълүматка күз салыгыз. Монда өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең адресы, телефоны, эш вакыты язылган һәм картада урнашу урыннары күрсәтелгән.
Әтнә районында 5 урта мәктәп, 7 төп мәктәп,1 мәктәп һәм бабалар бакчасы, 13 балалар бакчасы һәм 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесе бар.
Районыбыз мәктәпләрен үткән уку елында 1148 укучы тәмамлады, яңа 2024-2025 уку елына бала саны 1120 булды.
Белем сыйфатының уңай күрсәткечләренең берсе — программаларның үтәлеше, уку нәтиҗәләре.
Ул яктан күрсәткечләр куанырлык. Районыбызның 10 медалисты да үзләренең моңа лаеклы икәнлекләрен исбатлый алдылар.
Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре күп кенә фәннәрдән район күрсәткече республиканыкыннан югары.
Белем бирүнең сыйфатын билгеләгәндә олимпиада нәтиҗәләрен дә әйтеп узу кирәк.
Алдагы елда республика туры олимпиадалары призерлары 15 булса, быел аларның саны 17 булган. Шуларның 2се — җиңүче һәм 15 укучы призер.
Республика олимпиадасының йомгаклау этабында татар теле, татар әдәбияты фәннәреннән 6 призер, рус теленнән 1 җиңүче, 1 призер, инглиз теленнән 3 призер, химия фәненнән 1 призер булган.
Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында да җиңүчеләр һәм призерлар бар.