4 ноябрь көне безнең гаилә өчен бик кадерле, истәлекле көн.
Бу көн әти-әниебезнең туган көне. Әтнә районы Каенсар авылында туып, балачактан бергә уйнап үскән, мәктәп елларын бергәләп кичкән Фирдинат белән Фәниянең яшьлектә мәхәббәт гөле бөреләнә. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән чорда кыз белән егет арасында мәхәббәт хатлары йөри. 1969 елны озатып, 1970 елны каршы алган вакытта Шәйхиевлар гаиләсе төзелә. Бәхет эзләп читкә китүне карамый алар, төп нигездә, әти-әни нигезендә оя коралар. Шул вакыттан бирле шактый куанычлы да, шатлыклы да, кайгылы да сулар аккан. Бәхетле, тигез, мәхәббәтле гаиләдә без өч бала үстек. Барыбызга да тәрбия, югары белем белем биреп газизләребез безне олы юлга озаттылар. Бар да түгәрәк булмый икән, моннан 20 ел элек көтмәгәндә мәрхәмәтсез үлем безне ятим итеп, әниебезне алып китте. Бүген 75 яшьлек юбилеен билгеләүче әтиебез ШӘЙХИЕВ ФИРДИНАТ ЯКУБ улы, 55 яшендә тол калып, әниебезгә булган тугрылыгын саклап туган нигезебездә балалары, оныклары белән горурланып яши. Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Безне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен без Әтиебезгә зур рәхмәтле. Безне аталарча кайгыртканың, Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа, әти. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Син гомер буе тормыш авырлыкларын җиңә килеп, безгә, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Әти! Син оныкларыңа ягымлы бабай да. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт бу лып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Яратып улың Айрат, кызларың Гөлназ, Гөлгенә, Гөлия, кияүләрең Фәнис, Данил, оныкларың Илнур, Зәринә, Алия, Зиннур, Зөһрә, Азат. Безнең теләкләргә кода-кодагыйлар, барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев