Әтнәдә бер пенсионер 4 млн акчасын мошенникларга биргән
Кабат кисәтү, сак булыгыз!
Мәш килеп эшләп утырганда, бүлмәне яңгыратып телефон шалтырый. телефонга якынрак утырган хезмәттәшем трубкага үрелә.
Сөйләшүе татарчадан урысчага күчте, ул арада телефонны миңа таба сузып:
– Мошенниклар дәшә, сездә сөйләшегез әле, – ди.
Гаҗәпләнеп телефон трубкасын кулыма алам, ә анда яшь кенә кыз тавышы, мине сүгәргә теләп:
– Сез йорт телефоныгызның абонемент вакытын озайтырга уйлыйсызмы, юкмы, – дип сорады. Эш телефонын кулыма тотып торган мәлдә, эшнең ни дә икәнен тиз аңлап алдым. Аның кебек үзем дә тавышны күтәреп төшеп, җавап кайтардым. Ул арада ул шап иттереп телефонны куйды.
Элегрәк мошенниклар кәрәзле телефоннарга гына чыга торганнар иде. Инде боларына да чират җиткән икән. Кызганычка каршы, бер райондашыбыз, нәкъ менә шушындый шалтырута юлыгып, дүрт миллион акчасын югалткан. Бу очракта нәрсә дип тә әйтергә белмәссең. Таныш булмаган телефон номерын алмаска дияр идең, гади телефонда анысы да күренми бит аның.
– Кызганычка каршы, мошенниклар алдадау, кеше талауның нинди генә ысулларын уйлап тапмыйлар. Бу очракта да, райондашыбызга өй телефоны аша чыгып, абонемент вакытының чыгуын хәбәр итәләр.
Аралашу барышында сүз махсус хәрби операция белән бәйләнә. Мошенниклар аның исеменә кредит алынуы, бүгенге көндә өйдә акча тотарга ярамаганны дәлиллиләр. Өйдә акча булган очракта, аны урнаштырырга кирәклеген һәм алар ярдәмгә итә алуларын әйтәләр.
Акчаны әллә кайларга күчерәсе дә юк, шул-шул исемле курьер килеп алып китәр диләр, – дип аңлатып үтәләр. Нәтиҗәдә райондашыбыз үз куллары белән таныш булмаган кешегә дүрт миллион акчасын биреп җибәрә, – диде район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов.
Адәм баласын шуның кадәр оста итеп нәрсәгәдер ышандыра алу өчен, телефонның теге башында бик оста психологлар утыра торгандыр инде җәмәгать. Бер белмәгән, үз гомереңдә бер тапкыр да күрмәгән кешегә ничек ышанырга кирәк, ләбаса. Хәер, Аллаһы Тәгалә сакласын, минем белән андый хәл килеп чыкмас дип тә әйтеп булмый.
– Интернет челтәре аша эш эзләгәндә, нидер сатып алу башкарган очракта да теләсә-нинди программалар “скачать итә” күрмәгез. Шулай ук, срогы чыккан дип СИМ-карталар тәкъдим итәргә мөмкиннәр, зинһар, ала күрмәгез. Гомумән, СИМ-картаның срогы чыкмый. Яисә, иске СИМ-картагызны сатуны сораучылар да булыр. Нәтиҗәдә, сезнең СИМ-карта белән мошенниклык кылсалар, сез дә гаеплеләрнең берсе булырга мөмкин. Шулай ук төрле махсус хезмәтләр – ФСБ, банкның сак хезмәте һәм башка рәсми органнардан дип шалтыратучыларга да ышана күрмәгез. Чөнки һәр очракта алар үзләренә ниндидер мәгълүматлар ала һәм ахыр чиктә сезнең мәгълүматлар белән банклардан яки башка җирдән акча алалар. Ә сезгә түләргә туры киләчәк.
Моннан тыш, “Акчагызны Украинага күчергәнсез”, дип шалтыратсалар да ышана күрмәгез. Күп очракта алар мошенниклар һәм бик оста психологик алымнар белән, сезгә ярдәм иткән булып сөйләшәчәкләр, – дип кисәтә Ирек Бәйрәмов.
Сак һәм игътибарлы булыйк җәмәгать. Хәләл көч белән туплаган акчаларыбызны югалту бик авыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев