Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Мошенниклар тик ятмый

Соңгы 9 айда гына мондый төр җинаятьләрдән республикага килгән гомуми зыян 3 млрд. сум, бер көнгә уртача 12-13 млн. сум тирәсе булды.

Соңгы елларда Татарстан тер­риториясендә телефон белән бәйле дистанцион җинаятьләр саны артты.
Соңгы 9 айда гына мондый төр җинаятьләрдән республикага килгән гомуми зыян 3 млрд. сум, бер көнгә уртача 12-13 млн. сум тирәсе булды.
Бу җинаять турында район халкының – яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә белеп торуы кирәк. Мондый шал­тыратуларның өчтән бере диярлек банкларның куркынычсызлык хез­мәтеннән, хокук саклау органнарыннан, имештер, счетыгызга яки кредит чы­ганагыгызга кемнеңдер керергә тырышуы,  аларның дөреслеген тик­шерергә кирәклек турындагы хәбәрләр рәвешендә керә. Әлбәттә, алар буенча гражданнарга иң күп зыян салына.
Шулай ук мошенниклар еш кына “туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте” формулировкасын кулланалар – монысы, өлкән яшьтәгеләргә каршы юнәлтелгән. Шул ук вакытта, берәү өчен дә сер түгелдер, мошенникларның колл-үзәкләре Россиядән читтә һәм зур күпчелеге Украина территориясендә.
Шул ук вакытта, шул юллар белән үзләштерелгән акчаларны рәсмиләштерү Россия Федерациясе гражданнары – еш кына, балигъ булмаган, мәктәптә яки һөнәри көллиятләрдә укучы “дроп”лар аркылы башкарыла. Аларны мошенниклык колл-үзәкләре төзегән җинаятьчеләр, мессенджер һәм социаль челтәрләр аркылы, үз җинаятьләрендә кулланалар.
Биредә аеруча ассызыкларга кирәк – җинаятьчеләргә ярдәм ит­кән зат та җинаять ясаучы санала һәм шундый ук җинаять җа­вап­лылыгына тартыла.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы курьер буларак, шулай ук мессенджер яки социаль челтәрләр аша акчаны рәсмиләштерү тәкъдиме ясалган җиңел итеп акча эшләү тәкъдименнән баш тартырга кирәклеген кисәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев