Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
02 көндәлеге

Мошенниклар тозагына бер эләксәң, ычкынам димә

Ни кызганыч, соңгы акчаңны суырып бетергәнче тырыша инде алар.

аныш булмаган телефон номерын алмагыз, төрле социаль челтәрләрдән мөрәҗәгать итсәләр, җавап бирмәгез... Һәрдаим кабатланып тора торган сүзләр инде бу. Ни кызганыч, шулай икәнен белеп тә торабыз, әмма барыбер алданабыз.
– Соңгы вакытта мошенниклар кәрәзле телефоннан гына түгел, өйнекенә дә шалтырата башладылар. Кызганычка каршы, алданучылар да бар. Дөресен әйткәндә, адәм баласы, өй телефонына шалтыраткач, мошенниклар була алмый, дип фикер йөртә. Әмма хәзер алдауның андый юлы да бар. Мошенниклар: “Сезнең телефоныгызда шәһәр белән сөйләшүне өзделәр, шуны ялгап җибәрү өчен сезнең паспорт мәгълүматларыгыз, СНИЛСыгыз кирәк, дип сорыйлар. Шул мәгълүматларны алгач, мошенниклар дәүләт порталын «ватып», шәхси битеңгә керәләр. Һәм аннан соң, синең исемгә микрокредитлар алып, акчаны икенче счетларга күчерәләр. Кисәтеп шуны әйтәсе килә: килешү төзү өчен беркемгә дә паспорт мәгълүматларын бирергә ярамый! Шулай ук авито яки башка интернет челтәрләрдән үзегез күрмәгән товарларны алабыз, дип акча күчермәскә кирәк. Хәтта сезгә таныш кеше булып чыксалар да, – дип кисәтә район Эчке эшләр бүле­генең җинаятьчеләр бе­лән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов.

Соңгы вакытта телеграмм каналларын «ватып керү» очраклары арткан. Җитмәсә, сиңа таныш булган кеше сиңа: «Тиз арада акча кирәк иде,» дип смс җибәрә. 
Сезнең дустыгыздан, хезмәт­тәшегездән акча сорап смслар килсә, башта телефонына чыгып сорарга кирәк. Дөресен ачыклагач кына күчерергә мөмкин. Шулай ук, банк карталарыгызның CVV кодларын, гамәл вакытларын беркемгә дә әйтмәгез. Банк хезмәткәрләре дә беркайчан да андый мәгълүматны сорамый. Әгәр сезгә шик­ле шалтырату килсә, трубканы куегыз һәм банкның рәсми номерына шалтыратып хәлне ачыклагыз. 

Интернетта шәхси мәгълү­мат­лары­гызны саклагыз. Социаль челтәрләрдә артык күп мәгълүмат урнаштырмагыз, көчле парольләр кулланыгыз һәм аларны регуляр рәвештә алыштырып торыгыз. Шикле сылтамаларга күчмәгез һәм таныш булмаган кешеләрдән килгән файлларны ачмагыз.
Онытмагыз, уяулык һәм игътибарлылык – мошенниклардан саклануның төп коралы. Беркайчан да ашыгыч карарлар кабул итмәгез һәм шикле тәкъдимнәргә ризалашмагыз. Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген сак­лагыз!
Әгәр сез мошенниклык корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез. Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү – җинаятьчеләрне табу һәм җәзалау өчен мөһим адым. Шулай ук, банк хезмәткәрләренә хәбәр итегез, алар картагызны тиз арада блокировкалап, акчагызны кайтарырга ярдәм итәргә мөмкин.
Игътибарлы булыгыз, сакланыгыз һәм мошенникларның тозагына эләкмәгез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев