Ничек алдынмый калырга?
Мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр турында газеталарда язып, телевидение һәм радиода гел сөйләнеп торса да, алар капкынына эләгүчеләр җитәрлек.
Ә мошенниклар исә алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап кына чыгарып торалар. Аеруча телефон аша алдаулар арта, кешенең хәләл көч белән тапкан мөлкәтен тартып алучы мошенниклар остарганнан-остара бара. Хәзер инде алар шалтыраткан вакытта исем-фамилия белән генә эндәшеп калмый, хәтта сезнең туганыгызның тавышы белән смс җибәрә дә ала. Хәзерге заманда компьютер программалары нигезендә телефон аша балагыз, туганыгыз тавышы белән сөйләшү берни тормый, хәтта аның телефон саннарын чыгарып, кыска хәбәрләр җибәреп тә була. Кыскасы, телефон аша акча талау бөтен дөньяны биләп алган зур бер индустриягә әверелде. Интернет рәхәтлегенең бер кыенлыгы бу. Чөнки кеше талау, алдау ысулы, нигездә, интернет барлыкка килгәч пәйда булды һәм күбесенчә онлайн мәйданчыкларда бара.
– Соңгы вакытта телеграммнар һәм ватсап челтәрләреннән таныш кешеләрдән акча күчерүне сорап хәбәрләр килә башлады. Кызганычка каршы, безнең районда да акча күчерүчеләр бар. Шуңа күрә кемгәдер, каядар акча күчергәнче, иң беренче белгән танышыгыз һәм якыныгыз белән элемтәгә керегез. Дөрестән дә аның язуына ышаныгыз. Кисәтеп, тагын шуны әйтәсе килә, сим картаның вакыты чыкты, дәүләт хезмәтендәге шәхси кабинетыгызны ватканнар, дип шалтыраткан очракта да ышанырга кирәкми. Чөнки әлеге хезмәтләр беркайчан да шалтыратмыйлар, – дип кисәтә район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов.
Шуңа да безгә, үзебезгә сак булырга кирәк. Инде бу сүзләрне тапкырлау таблицасы кебек белергә тиешбез: полиция хезмәткәрләре, Пенсия фонды, банк хезмәткәрләре беркемгә дә ватцаптан шалтыратмый! Акчаны икенче хәвефсез исәпкә күчерергә тәкъдим итми. Әгәр дә инде андый мөрәҗәгатьләр була калса, акча күчерергә тотынганчы, “бәлагә тарыган”, “кеше бәрдергән” туганыгызга шалтыратырга кирәк. Шулай ук беркайчан да картагызның, “Дәүләт хезмәтләре” кодын беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый. Таныш булмаган номердан шалтыратсалар, трубканы алмаска киңәш ителә. Әгәр инде алдың икән, чит кеше булса, трубканы тиз арада куярга кирәк.
Кызганыч, кешене алдау, акча җыю — инде зур бер индустрия кебек, анда хәйлә, акыл, ресурс — барысы да җәлеп ителгән. Һәм бу бәндәләрдә кешегә карата бернинди кызгану, кешелеклелек сыйфатлары юк. Моңа бары тик саклык, уяулык белән генә каршы торып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев