64 ел бергә гомер кичерделәр
Әтием – Әнәс, әнием Бибизәкия турында язмам,
Әманәтегезне үтим әткәм-әнкәм,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Салкын каберегездә түшәк булсын
Туган йортыгызның җылысы.
Әти-әнием икесе дә Иске Җогып авылында туып үскәннәр, шунда яшәделәр, бакыйлыкка да шуннан киттеләр. Әтием – 1912–2000 һәм әнием 1916–2008 елларда гомер итте. Икесе дә гади колхозчылар иде, туган авылда, колхозда көч куйдылар. Ил язмышы алар тормышыннан аерылгысыз булды бугай. Сугыш җилләре безнең гаиләне дә читләтеп узмады. Тырышлык, намуслы хезмәт, түземлелек, хәләл тормыш рәвеше аларның яшәешендә төп сыйфатлар булды. Гаиләдә үзара киңәшеп, бердәм булып, балаларга хезмәт тәрбиясе биреп үстерү – бу өлкәдә алар өчен төп методика иде бугай.
Әтием дә, әнием дә намазлы булдылар, гореф-гадәтне саклап яшәргә тырыштылар. Әнием бик тә зиһенле, укымышлы, зирәк акыллы, киң эрудицияле шәхес иде. Тату булдылар, бер-берсе белән аралашып, терәк булып яшәделәр. Аларның яшәү рәвеше безнең өчен өлге булып тора. Алар биргән үгет-нәсихәтләр әле дә күңел түрендә, изге әманәт булып саклана. Инде якты дөньяда булмасалар да, гел янәшә кебек, аларның сүзләре хәтергә еш килә, киңәшләре, үтенечләре күңелдә гел яңарып тора. Аларның якты дөнья белән хушлашыр алдыннан әйткән васыятьләре, әманәтләре – иң мөһиме һәм кадерлесе булды.
Әтиебез берничә ел дәвамында аягында йөри алмыйча, урын өстендә генә ятты. Янәшәдә әниебез булды, ул аны җиренә җиткереп тәрбияләде. Иншалла, урыннары җәннәттәдер. Әтиебезнең безгә – балаларына җиткергән әманәт-васыяте бик кадерле: алар яшәгән нигезне бетермәскә чакырды ул. “Балаларым, нигезебезне бетермәгез, аны ятим итмәгез, әйләнәсендә кычыткан, әрем ише чүп үләннәре үстермәгез, югыйсә безне рәнҗетерсез”, – диде. “Безгә дога кылып, зиратка-каберлекләребезгә килеп, искә алып, игелекле гамәлләр башкарып, гореф-гадәтләребезне саклап яшәгез”, – дип тә өстәде.
Әнкәбез дә кулына тәсбих алып, намазлыкка басып:
- Авылга кайтып шушы нигездә яшәгез, иман нурын сүндермәгез, намазга басыгыз, дини йолаларыбызны үтәгез, иман юлыннан тайпылмагыз, безне догадан калдырмагыз. Бер-берегез белән тату, хөрмәт итешеп яшәгез, туганлык җепләрен өзмәгез. Ташлашмагыз, мәрхәмәтле булып, кешеләрне яратып яшәгез, – дип күңелләребезгә, җаннарыбызга, рухыбызга сеңдерүебезне үтенгән иде. Юк, бу үтенеч кенә түгел, изге васыять, изге әманәт иде. Әйе, әти-әнинең әманәтен онытырга, югалтырга безнең хакыбыз юк. Без аны үтәргә, аңа тугры калырга, үзебездән соң килгән буыннарга да тапшырырга тиешбез. Әгәр әткәй-әнкәйләрнең амәнәтләрен онытсак, сакламасак аларның рухын рәнҗетербез, безнең тормышларыбыз да бәхетсез, нәүмизле булыр. Шул чагында без амәнәтне сакламаган, үтәмәгән өчен Аллаһы каршында зур гөнаһлы булырбыз. Әйе, безнең дөньяга килүебезгә әти-әниләребез сәбәпчеләр. Алар безне саклап, тормышларының иң кыйммәтле вакытларын безгә биреп, безнең өчен бик күп авырлыкларга чыдап, безне кеше булып үссеннәр дип, изге сүзләрен әйтеп, барлык назларын, кадерләрен биреп үстерделәр. Аларның безгә чиксез хаклары бар. Күпме тырышсак та, без әти-әниләребезнең хакларын түләп бетерә дә алмабыз. Ләкин, алар бездән канәгать эшләребездән, гамәлләребездән риза булсалар, без балалык вазыйфаларыбызны үтәгән булырбыз. Әткәй-әнкәбез безгә тормыш юлларын узганда тугры булырга, гөнаһлы кешеләрдән ваз кичәргә, һәр конкрет очракта сабыр булып төпле фикер йөртергә, үзара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, эшлекле алымнар кулланырга, гайбәт белән мавыкмаска, гөнаһлы эшләр кылмаска, гадел, тырыш булып яшәргә, әдәпле, тыйнак булырга өйрәттеләр.
Әйе, без ата-аналарыбызның балалары – өлкәннәргә, кешеләргә итагатьле булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, ятимнәр турында кайгыртып яшәсәк кенә – әткәй-әнкәйләребезнең амәнәтенә тугры булырбыз, аларны рәнҗетми яшәү – безнең изге бурычыбыз.
Бу уңайдан безнең әби-бабаларыбыздан, әткәй-әнкәйләребездән калган файдалы гореф-гадәтләребез, мирасыбыз да, милли сыйфатларыбыз да амәнәтләрдер. Безнең көннәребездә халкыбыз, милләтебез өчен җан атып, игелекле эшләр башкарып йөрүче, яшәүче шәхесләребезгә без кадер белән карап, ихтирам итеп яшәргә тиешбез. Алар амәнәтләрне саклаучылар, дәва итүчеләр, аларга ышанып милләтебезнең язмышын да тапшыру зарур.
- Балалар һәм гаиләдә безгә кешеләргә амәнәттер. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыздан килгән матур дини, әхлаки, милли гореф-гадәтләребез, әхлагыбыз да балаларга калдырылган амәнәттер. Димәк, без дә үз чиратыбызда буыннар эстафетасын өзмәскә, бала-оныкларыбызның милли тойгылар белән тәрбияләп үстерергә тиешбез. Әти-әниебезнең безгә әйткән һәрбер киңәше, сүзләре, безгә биргән эш күнекмәләредә амәнәтләре. Берәр кеше сиңа үзенең уй-кичерешләре дә амәнәттер. Берәр кеше сиңа үзенең уй-кичерешләрен, серләрен, кайгы-шатлыкларын ышанып сөйли икән – ул да амәнәттер. Әлбәттә, ул серләрне башкаларга сөйләмәү зарур. Әйе, әткәм-әнкәмнең амәнәтләре исләремнән бер дә чыкмый. Инде үзебез дә олайдык, гомер көзләренә барабыз. Аллага шөкер, бүгенге көндә әткәй-әнкәйнең нигезен саклап яшибез. Аны мөмкин кадәр төзеп, яңартып торырга тырышабыз. Әлбәттә, бала-оныкларыбызның ңа монда хезмәте бик зур. Әткәм-әнкәбезнең рухлары шаттыр., иншалла. Үзебезгә дә алар яшәгән йорттан бәрәкәт, илаһи көч килә кебек. !әр баскан адымда әткәй-әнкәйләр, әби-бабаларыбыз эзләре, аларның җан җылысы бар кебек. Аларны тоеп янәшәдә дип хис итеп, яшәүләрем җиңеләеп китә. Әйе, туган авылда, изге әткәм-әнкәм йортының дәвамчысы булып, амәнәтләрен үтәп яшәгәндә генә шундый илаһи көч, кодрәт, омтылыш яшәү чыганагы бирә. Нәтиҗәләр ясап шуны әйтәсем килә, һәр авылда, ятим булып калган, кайчандыр без үскән изге нигезләребезне, йортларыбызны күрергә мөмкин. Күңелләр тетрәнә, әрни шул вакытларда, авыр кичерешләр биләп ала. Әткәй-әнкәйләребезне рәнҗетәбез бит, аларның амәнәтләрен үтәмибез – шунысы аяныч. Тирән уйланыйк, нәтиҗәләр ясыйк. Әткәй-әнкәйләребезнең амәнәтләрен, васыятьләрен үтәп яшик. Шул вакытта гына безнең вөҗданыбыз газапланмас.
Раушан САДЫЙКОВ,
Иске Җогып авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев