Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Аллаһы Тәгалә әби янына үзе алып килде" - Әтнә театры артисты Дамир Сидеев кыска метражлы фильм төшерә

Бик популяр безнең артистларыбыз, Аллага шөкер. Әтнә театры артистларын белмәүчеләр аздыр. Белсеннәр, күрсеннәр, карасыннар дип тырышабыз. Дамирыбыз үзе фильм төшерә.

Әлеге кыска метражлы фильмнарны Әтнә дәүләт драма театры артисты Дамир Сидеев "Хозур ТВ" мөселман телеканалы өчен төшерә. Монысы алтынчысы. Һәм аларның күпчелеге Әтнә районы җирлегендә төшерелә. Соңгысында Г.Камал театры артисты, якташыбыз Фәнис Җиһанша төп рольдә төшә.

Бу кыска метражлы фильмнарда кешелеклелек сыйфатлары сурәтләнә, һәм  аларның һәркайсының  ахырында Коръән аятьләре укыла. Алтынчы роликны төшерәм, аларның күпчелеге үзебезнең Әтнә районы җирлегендә төшерелде. Әтнә район үзәк больницасыында да төшердек. Рәхмәт яусын больница коллективына, бөтен шартларны тудырдылар. Үзебезнең театр коллективы җитәкчесе Ленур Ильфир улы Зәйнуллин бик ярдәм итә. Артистларыбыз күп төште. Иң куанычлысы, без төшергән фильмнарны ошаталар. Без моңа бик шат, - ди Әтнә театры артисты, кыска метражлы фильмнарны төшерүче Дамир Сидеев.

   Соңгы роликның эчтәлеген күбегез беләсез булыр, мин аны укыганда күземә яшьләр килгән иде. Фильмы тагын да көчлерәк тәэсир итәр.

   Бик танылган табиб, бу меңгә бер, балаларны дәвалый. Әлеге доктор - Фәнис Җиһанша, Пермьга конференциягә җыена. Ул анда үзе кебек танылган Америка докторы белән очрашмакчы. Тик операция ясап, ул самолетка соңга кала. Поездга билет буулмый. Үз машинасында юлга чыга. Шулай килеп чыга, ул юлда адаша, навигаторы эшләми, телефоны тотмый. Шуның өстәвенә  машинасы да ватыла. Аны  бер авылга аллып киләләр, машинаны иртәнгә кадәр ремонтлыйсы була. Бер әбигә фатирга кертәләр. Ә аның авыру оныгы була. Әти-әнисе авария вакытында үләләр, бала авыр хәлдә кала. Аны бары шушы табиб дәвалый ала,  диләр әбигә. 

Олы яшьтәге әби Аллаһы Тәгаләгә ялына. Аллаһы Тәгалә әбинең догаларын, соравын кабул итеп, әлеге докторны аның өенә китерә. 

Ышанмый кара. Барыбызны да Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Дамирга, аның командасына уңыышлар телик.

Фотолар Дамир Сидеев альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев