Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

“Мин кинематографиягә гашыйк”

Әтнә дәүләт драма театры артисткасы Гүзәл Гафарова Казан мөселман кинофестивалендә катнашканнан соң әнә шулай диде.

   -Кинофестивальдән алган тәэсирләрне әйтеп кенә бетерерлек түгел, Аллага шөкер, искиткеч  булды бу чара.  “Мулла” фильмы  - минем икенче фильмым, беренчесендә  “Ак чәчәкләр” дә төшкән идем. Икесе дә минем өчен бик якын, алар ярдәмендә мин кинематографиягә гашыйк булдым. Бу фестивальдә минем  студент вакытта булганым бар иде, әлбәттә, ул чакта  гади тамашачы буларак кына. Менә  инде икенче ел мин бу фестивальдә кинога төшүче буларак   катнашам , бу - минем өчен әйтеп бетергесез шатлык, - ди Әтнә дәүләт драма театры артисты Гүзәл Гафарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнеке