Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

2 сентябрьгә һава торышы

2 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

2 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак, яшен булачак. Көндез көнчыгыш районнарда бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-19 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +17..+22˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, түтәлләр ясарга, агач-куак төпләренә компост чәчәргә була. Сарымсак тырнаклары утыртырга мөмкин. Теләсә кайсы үсемлекләрне утыртырга, күчереп утыртырга була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев