Атна ахырында Татарстанда бик салкын төньяк антициклон таралачак
Һава торышы

Атна ахырында Татарстанда бик салкын төньяк антициклон таралачак

Бу атнада Татарстанда кыска вакытка җәйгечә җылы булып алачак, әмма аннан тиз арада суыта, ә ялларда аномаль салкын һава торышы көтелә. Бу республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренә.

Чәршәмбе, 9 октябрьдә, циклонның атмосфера фронтлары йогынтысында Татарстанда яңгыр явачак, ә кайбер районнарда көчле яңгырлар көтелә. Көньяктан искән җил төньяк-көнчыгышка үзгәрә, температура төшә башлый, төнлә һава температурасы 7-12, көндез 11-16 градус җылы була.

Пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә циклонның көньяк-көнчыгышына таба күчүе аркасында, республика аның тыл өлешендә кала, ә соңыннан төньяк антициклон агымы тәэсиренә эләгәчәк. Яңгырлар дәвам итәчәк – төнлә бөтен җирдә, ә көндез күбесенчә көньяк һәм көнчыгыш районнарда явачак. Сизелерлек суыта да: төнлә 3-8 градус җылы булса, көндез 5-10 градустан да артмый. «Төньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк», – дип хәбәр итә синоптиклар.

 Атна ахырында Татарстанда бик салкын төньяк антициклон таралачак. Атмосфера басымының интенсив үсеше аркасында, явым-төшемнәр көтелми, ә һава температурасы көндез 3 градустан 8 градуска кадәр күтәрелә. Ялларда төнлә һава температурасы -1...-6 градуска кадәр төшә. Көндез дә температура нормадан 4-5 градуска түбән була.

Татар информ


Нет комментариев