Татарстанда һава торышы начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.
Яңа ел төнендә һәм аннан соңгы көннәрдә көчле җил фаразлана.
Аның тизлеге республикада секундына 15-17 метр, шул исәптән Әтнәдә дә секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начараю, буран һәм көчле кар яву ихтимал.
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте синоптиклар.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yana-el-kocle-il-buran-ham-kar-kortlare-belan-baslana-5898542
Нет комментариев