Бүген  +24 градуска кадәр җылы була
Һава торышы

Бүген +24 градуска кадәр җылы була

Явым-төшем көтелми.

Бүген, 18 сентябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысы нәтиҗәсендә коры һәм җылы һава торышы көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Явым-төшем көтелми. Җил секундына 3-8 метр тизлек белән исәчәк.

Һава +13..+24 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев