Дүшәмбедән башлап җылы һава торышы салкыннар белән алышыначак
Алдагы ялларда Татарстанда атлантик циклоннар йогынтысында урнашкан аномаль җылы һава торышы сакланачак. Әмма киләсе атна башында ук Республикада кискен суыта. Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.
Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 ноябрь, төбәктә һава +3..+8 градуска кадәр җылына. Шулай итеп, температура фоны нормадан 6-7 градуска югарырак булачак.
Әмма атна башыннан һава торышы үзгәрә. Вакыты белән явым-төшем фаразлана: 14 ноябрьдә, дүшәмбе көнне, җепшек кар һәм карга әверелә торган яңгыр явачак. Ә 15 ноябрьдә, сишәмбе көнне, кар ява. Шул ук вакытта көчле җил исә, юлларда бозлавык була.
Моннан тыш, температура фоны кискен төшә: 14 ноябрьдә көн дәвамында -3..+2 градуска кадәр көтелә, 15 ноябрь көнне нульдән -2..-7 градуска кадәр суыта.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yal-konnarennan-son-tatarstanda-anomal-yly-hava-torysy-kisken-suytu-belan-alysynacak-5862715
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев