Һава шартлары үзгәрәчәк
Юлларында кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килә.
Бүген кич һәм иртәгә көн дәвамында һава шартларының сизелерлек начараюы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Дүшәмбе кичендә, төнлә һәм сишәмбе көндез республика территориясендә урыны белән бозлавык булуы ихтимал, буран көтелә, күз күреме 1000 метрдан кимрәк булачак. Шулай ук көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев