Иртәнге якта аяк астыгызга карап йөрегез
Һава торышы

Иртәнге якта аяк астыгызга карап йөрегез

Бүгенгә һава торышы

Агымдагы елның 15 гыйнварында  Татарстанда аязучан болытлы һава торышы  көтелә.

Урыны белән кар яварга мөмкин.

Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез 0..-5˚ градус. 

- Иртән бозлавык, аяк астыгызга карап йөрегез, - дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Әтнә  янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев.

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев