Юлларда көчле бозлавык
Әтнәдә буген температура - 6..,-11 градуска кадәр салкын.
Дүшәмбе, 8 декабрь төнендә һәм иртән республикада бозлавык көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе республика халкын иминлек чараларын үтәргә чакыра.
Юл аша чыкканда мөмкин булган очракларда җир өсте яки җир асты җәяүле кичүләрен куллану киңәш ителә. Балаларны күз уңында тоту, авыру һәм өлкән туганнарга ярдәм күрсәтү мөһим.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.
Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев