Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры Яңа ел төнендә кар ява дип фараз итә

Татарстан башкаласында әлегә кар катламының биеклеге 6 см тәшкил итә.

  Циклон якын арада Татарстанга килгәч, без көтеп алган кар явачак. Яңа ел төнендә Казанда көчле кар явуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

"Көнбатыштан  циклон килер дип өметләнәбез, бу 30-31-нче декабрь төнендә һәм 31-нче декабрьдән 1-нче гыйнварга каршы төндә күп итеп кар явачак. Температура фоны шунда ук күтәреләчәк. Яңа ел алдыннан басымның сизелерлек түбәнәюе, кар явуы ихтимал", - диде ул.

Белгечләр билгеләп үткәнчә,  безнең полосада кыш өчен көчле кар яву, көчле җил һәм бозлавык хас.

Бу елның декабрендә без көчле кар явуларны күрмәдек, әмма көчле җилләр һәм бозлавык булды. Температура үзгәрүнең сизелерлек үзгәрүе күп түгел иде.

Матбугат конференциясендә катнашучылар декабрьдә Татарстанда кар булмау — социаль челтәрләрдә  фикер алышына торган төп  темаларның берсе, дип өстәде. «Соңгы көннәрдә барысын да кар  яву кызыксындыра. 

     Хәзер КФУ метеопаркларында 6 см. күләмендә кар катламы бар. Бу аз, әмма, шуңа да карамастан, бу елның аналоглары бар», — диде КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

    КФУның метеорология кафедрасы хезмәткәрләре Татарстан башкаласында соңгы йөз ел эчендә һава торышына анализ ясады.      1982 елның 27 декабренә кадәр Казанда кар бөтенләй булмаган икән. Быел да шундый ук хәл.  

Файдаланган чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/27-12-2019/professor-kfu-v-novogodnyuyu-noch-v-kazani-ozhidaetsya-snegopad-5713615

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев