Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар ял көннәрендә Татарстанда җепшек кар һәм көчле җил вәгъдә итә

Татарстанда алдагы ял көннәрендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Шимбә көнне, 29 октябрьдә, төньяктан хәрәкәт итүче циклонның атмосфера фронты республикага яңгыр, урыны белән җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр алып киләчәк. Шул ук вакытта, температура фоны үзгәрми диярлек: төнлә республикада һава температурасы -4..+1, көндез исә 0..+5 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе көнне, 30 октябрьдә, «Россиянең Европа территориясенә актив Төньяк Атлантика циклоны чыгу» аркасында Татарстанда һава торышы кабат начараерга мөмкин. Аның атмосфера фронтлары узган вакытта яңгыр явачак, дип искәртә синоптиклар.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына - 15-20, көндез һәм кич урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы

-2..+3, көндез +2..+7 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, киләсе атна башында циклонның тылдагы өлеше йогынтысында республикада урыны белән җепшек кар явар дип көтелә. Кайбер урыннарда юлда бозлавык хасил булырга мөмкин. Һава температурасы -1..+4 градус тәшкил итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-yal-konnarenda-tatarstanda-epsek-kar-ham-kocle-il-vagda-ita-5862071

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев