Татарстанда көчле җил һәм яңгыр булачак
Һава торышы кабат бозыла. Бераз суыта да.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 2 августта көндез һәм кич республикада урыны белән яшен һәм җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, иртәгә көндез +23..+28 градус булачак.
Бүген явым-төшемнәр көтелми.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-kocle-il-ham-yangyrlar-turynda-kisatte-5858120
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев