Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Һава торышы

Татарстанда көчле яңгыр, боз явуы көтелә, эсселек саклана

Бүген, 23 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы, кайбер урыннарда көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал. Шул ук вакытта, Казанда синоптиклар кыска вакытлы яшенле яңгыр вәгъдә итә.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя.

Җылы төннән соң (+15..+20 градус) көндез төбәктә һава +26..+31 градуска (ТР башкаласында +27..+29 градуска) кадәр җылыначак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев