Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Һава торышы

Татарстанда март ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак

Республикада төнлә 14 градуска кадәр салкын була.

Синоптиклар фаразлавынча, якшәмбе, 28 мартта, төбәктә һава торышын антициклон перифериясе билгели. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -3…-8 градус, урыны белән 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез 2-7 градуска кадәр җылыта.

Дүшәмбе, 29 мартта, һава торышы үзгәрмәячәк. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -4…-9 градус, аязганда -14 градуска кадәр салкын була. Көндез +2…+7 градус җылы көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, март ахырына кадәр Татарстанда явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 3-9 градус салкын, урыны белән — 13 градуска кадәр салкын булуы фаразлана. Көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/26-03-2021/tatarstanda-mart-ahyryna-kad-r-yly-ava-toryshy-saklanachak-5815520

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев