Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Һава торышы

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Көчле җил агачларны тамырларыннан йолкып атарга һәм шактый җимереклекләр китереп чыгарырга сәләтле.

Татарстан Гидрометеорология үзәге шторм кисәтү игълан итте. Алдагы сәгатьләрдә республикада җил секундына 25 метрга кадәр көчәячәк.

«2021 елның 25 апрелендә алдагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 25 метрга кадәр көчле җил көтелә», — диелә ведомство хәбәрендә.

Бофорт шкаласы буенча, секундына 24,5 тән 28,4 метрга кадәр көчле җил көчле шторм булып санала. Җирдә мондый көч җил агачларны тамырларыннан йолкып атарга һәм шактый җимереклекләр китереп чыгарырга сәләтле. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-04-2021/tatarstanda-shtorm-kis-t-e-ig-lan-itelde-5821108


Нет комментариев