Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл җирлеге

Бәрәскәнең үткәне дә, бүгенгесе дә данлы!

Авылларда ил тарихы, диләр. «Әтнә таңы» газетасы журналисты Бәрәскә авылында булып кайтты.

Район үзәге Олы Әтнәдән көньяктарак, Казан юлы өстендә, инде күптән икесе бергә кушылып зур бер авыл тәшкил иткән Түбән һәм Югары Бәрәскә җәйрәп ята.
 “Тарихыбыз зиратта сакланган”
Авылның тарихын чагылдырган язма әзерләүче Сәрия ханым Хәйруллина фикере бу. Аның мәкаләсе белән алдагы көннәрдә танышырбыз әле дип өметләник. Ә бу мәкаләдә ул китергән дәлилле фикерләрне чагылдырырга телим.
Авылда өч зират: Каенлык, Югары авыл, Түбән авыл зиратлары бар. Өч кабер ташында  күрсəтелгəн даталар 1537, 1539, 1543 елларга туры килə.

Югары авыл зиратында 1784 елда вафат булган Ибраһим Йосыф улы Бəрəскəигə куелган мəһабəт кабер ташы сакланган. Ибраһим байның кабер ташы – XVIII гасырдан калган бик сирəк тарихи истəлеклəрнең берсе. Авыл уртасындагы таш мəчетне шул авылдан Ибраһим Борнаев 1769 елда баскычларын чуеннан ясатып төзетә.
Тагын бер риваять белән таныштырды ул. Анысы якташыбыз Марсель Әхмәтҗановның “Авыл исемнәре ни сөйли?” исемле мәкаләсендә дә чагыла.

 Шактый борынгы Бәрәскә атамасының килеп чыгышы тирән тарихка тоташа. 1531 елда 15 яшьлек Шаһгалине Казан тәхетенә утырталар һәм аны нугай кенәзе – Йосыф морза кызы Сөембикә белән никахлаштыралар.

Сөембикә Казанга бик күп мал-мөлкәт белән килә һәм бирнә итеп, 20 мең кешедән торган атлы гаскәр дә биреп җибәрәләр. 20 мең атлы сугышчы Казан шәһәренә сыймый  һәм бөтенесен диярлек Казан арты авылларына урнаштыралар.

Безнең якта алар аеруча күп булган, чөнки Казанга якын. Алатка шушы нугайлар нигез салган дигән фикер дә бар. Бәрәскә урнашкан җиргә нугайлар җомга көн килеп төпләнгән булырга тиеш һәм аңа Бәрәскә атамасы биреп калдырулары да ихтимал.

Бәрәзә атамасы да шул ук тамырдан. Ул атнаның берәр көн исеме булырга тиеш дип фаразларга мөмкин. Моны ачыклау өчен төрки телләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Параски” сүзе “ җомга көн “ дигән мәгънәне белдерә. 
Кыскасы, Сәрия ханымның фәнни дәлилләр белән ни­гез­ләнгән язмасы укучылар өчен бик кызык булыр иде.Шуңа күрә аннан алган барлык мәгълүматларны да газетабызда яктырту дөрес булмас. Бу хокукны авторның үзенә бирик.
Хәбәрчебез фикере үзгә
Газетабыз хәбәрчесе һәм авылның хөрмәтле шәхесе Әдһәм абый Гайнуллинның фикере үзгә.
– Кайчандыр биредә куе урманнар була һәм бу тирәдә күчмә халык яши. Алар үзләрен “Урман кешеләре” дип саныйлар, – ди.
1516 елны шушы күчмә халык утрак тормышта яшәргә карар кыла – туктаган бер җирдә корган шалашлардан баш тартып, нарат бүрәнәләрдән йортлар сала башлый. Ислам динендә булалар, күрәсең, беренче эш итеп мәчет бастыралар. Аны ачу тантанасына Казан ханы да килә. Мәчетнең беренче имамы – Габденнасыйр атлы була... 
Әдһәм абый­ның туган авылы тарихы белән кызыксынып, төрле китаплар укып, риваятьләр белән гел танышып баруыннан туган фикер бу.
– Дөресен әйтергә кирәк, безнең Бәрәскә халкы борынгы заманнардан ук ат җигеп эшләгән, җир эшен бик яратып башкарган. Әмма тарихи мәгълүматларны теркәп бармаган, хәтта сәүдә дә итмәгән. Шуңа күрә авыл өлкәннәреннән сорашмадым, – ди.
Ахыр чиктә, әнә шул тир түгеп эшләгән хезмәт аркылы Бәрәскә байлары дан казанганнар да!
Шунысы кызык, әйтүенчә, элек 500ләп йортлы бер Бәрәскә генә булган. Үз халкы аны Югары һәм Түбән авылларга бүлеп атыйлар. Аларның һәрберсендә – икешәр, барысы 4 мәхәллә була. Ә Югары һәм Түбән Бәрәскә авыллары тарихы авыл советлары оешу белән бәйле дип саный. Монысы да бик кызык тарих.
Революциядән соң хөкүмәт “Ярлылар комитеты” оештыра. Аңлавымча, алары авылда “Ревкомиссия” оештыралар. Ә анысы авыл советлары һәм колхозлар төзи. Кыскасы, Түбән Бәрәскәнең дә, Югары Бәрәскәнең дә үз авыл советлары була. Соңрак, Түбән Бәрәскә советы составына берләшәләр, – ди.
Бәрәскә тарихы, бигрәк тә Татарстандагы иң борынгы Таш мәчет төзелеше күршедә урнашкан Байчыга авылы белән дә бәйле. 
– Чынлыкта урыс авылы булмаган ул. Анда байның урыс милләтеннән булган хезмәтчеләре, эшчеләре яшәгән, Ибраһим бай Борнаевның тире эшкәртү заводы булган, – дигән фикердә әңгәмәдәшем.
Сер түгел, ул чорда тимерче, күн иләүче кебек хезмәтләрне татарлар башкармаган шул. Бай гаиләсе белән Бәрәскәгә күченә һәм монда кирпеч заводы ачып җибәрә. Ә Байчыга авылы, тора-бара, юкка чыга. 
Интернет мәгълүматлары
Ә менә интернеттагы чы­га­нак­­ларга күз салсак, Бәрәскә авы­лы 1556-1557 елларда ук “Верес­ки” исеме астында билгеле була. XVIII-XIX гасырларда авыл халкы күбесенчә крестьян катлавыннан тора. Ә 1769 елда Ибраһим Борнаев төзеткән җәмигъ мәчете Казан төбәгендә беренче таш мәчет була, ул Петербург бароккосы стилендәге дини архитектура истәлеге санала. XX гасыр башында Бә­рәскәдә 2 мәчет, мәдрәсә, 2 җил те­гермәне, тимерчелек, 4 вак-тө­якләр кибете эшли. 1913 елда авыл­да башлангыч мәктәп ачалар.
1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Әтнә волостена карый. 1920 елдан башлап ТАССРның Арча кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 фев–раленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән кабат Әтнә районына керә.
Соңрак чорга карасак, 1925 елны авылда башлангыч мәктәп ачыла, ә 1930 елны – җидееллык мәктәп төзелә, 1970 елдан башлап урта мәктәп итеп үзгәртелә.
1930 елда авылда “Таң” колхозы оештырыла, соңрак Ленин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. Хәзер ул “Ленин исемендәге нәселле терлек үрчетү заводы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы исемен йөртә.

Бәрәскәнең Бөек Ватан сугышында яулаган җиңүгә керткән өлеше дә зур. Алган мәгълүматларга караганда, Ватанны саклап яуга 586 кеше киткән, аларның 312се сугышта һәлак була.
Авыл күренекле шәхесләре белән дә дан тота. Әйтик, бүгенге көндә авылның мәдәният йорты авылдашлары, драма артисты, режиссер, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рәфкать Бикчәнтәев исемен йөртә, данлыклы сәү­дәгәр, һәрдаим хәйрия эше белән шөгыльләнүче Ибраһим Борнаев, ТАССРның атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Марсель Җаббаров, Татарстан Республикасының халык артисты Зөлфирә Зарипова, заманында озак еллар имам-хатыйп һәм мәдрәсә мөдәрисе, Оренбург Диния җыелышының беренче казыйларыннан саналган Ибраһим Бикчәнтәй авыл халкының ихлас горурлыгы.
Халык саны белән дә мактанырлыгы бар Бәрәскәнең. Бүгенге көндә 358 хуҗалыкта 769 кеше яши.
Бүгенгесе – бик куанычлы. Иң мөһиме – халкы алдагы көнгә өмет белән, ышанычлы карый. Түбән Бәрәскә – Казан артының борынгы һәм зур авылларының берсе. Бәрәскә тарихы татар халкы язмышының бер чагылышы ул. Аның вакыйгаларга бай чал тарихы, халкыбызның мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән үз өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев