Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәхтиярда су проблемасы хәл ителәчәк

Аллага шөкер, үзара салым акчасы ярдәмендә авылларыбыз яңара.

Референдум узды, шуның нигезендә Олы Мәңгәр авыл җирлегендә үзара салым акчасы җыелып бетә язган. Аз гына калган, " Алары да бирмибез дип йөрүчеләр түгел...", - ди Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазих Хисмәтуллин.

Әнә шул җыелган акчаларның документын әзерләп җибәреп, дәүләттән дүрт тапкыр арттырып бирелгән акча кайткач, бу җирлектә, Алла боерса, бик зур эшләр эшләнергә тора. 

     Олы Мәңгәр җирлегендә "Мәңгәр" хуҗалыгы белән авыл җирлеге бергә килешеп эшләү, җирлектәге халыкның аларны аңлап булышуы нәтиҗәсендә,   узган ел да бик күп эшләр эшләнде. Иң күп эшләнгәне -  авыл урамнарының 70 процентын төзекләндерү һәм аларның асфальтлануы. Быел менә шушы эшләрне дәвам итеп,   авылның калган урамнары да төзекләндереләчәк.

"Алла боерса, авыл  җирлегендәге урамнарны  эшләп, төзекләндереп  бетерербез, дип торабыз. Олы Мәңгәрнең Югары Оч урамы, Атау-Тарлау юллары эшләнеп бетәр, дип уйлыйбыз, Иске Мәңгәр авылындагы урам да каралачак, Бәхтияр халкы су юклыктан тилмерә. Аларны сулы итәрбез,дип торабыз.  Моннан тыш һәр авылда  янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек  гидрантлар  - Олы Мәңгәргә - 2, Иске Мәңгәргә -1, Бәхтияр авывлында бер җиргә куелачак..."- дип сөйли җитәкче.

Сөйли икән, димәк ул инде эшләнәчәк. Мәңгәр җитәкчеләре сүзләрендә тора торганнар.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев