Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Чембулатта икенче тапкыр

Авыл халкының тырышлыгы ара-тирә гаҗәпләндерә дә... Тамчыдан күл җыелганга тагын бер дәлил.

Кичә районыбызның Чембулат авылында "Авылым кичләре" үтте. Авыл халкы өчен икенче сабантуй булды бу. Кичке алтыда башланган бәйрәм караңгыда да дәвам итте әле. Бәйрәмнең төп кунагы җырчы Ринат Рәхмәтуллин иде.

Яңа Шашы  авыл җирлегенә кергән ике авыл - Иске Җогып - 28 июльдә, Чембулат 29 июльдә зурлап авыл көннәре уздырды.  Кызу темплар белән барган хәзерге заманда бу, акча күплектән дә түгел. Авыл халкы аралашуга, менә шундый чараларга сусагангадыр...

- Авыл җирлегендә  5 авыл бар, быел шуның икесендә Иске Җогып, Чембулат авылларында менә шундый бәйрәм булды. Иске Җогып авылында беренче тапкыр үткәрелде. Бу чаралар халыкның үз теләге белән оештырылды. Иске Җогып авылы халкының инициативасын хуплап, оештыру эшләренә булыштык. Ә Чембулатлар үзләре оештылар, әлеге чараларны уздыру өчен авыл халкы үзе  акча җыйды, спонсорларны үзләре таптылар, без азрак кына ярдәм иттек ,- ди Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Срур улы Сабирҗанов.

Фотолар Чембулат мәдәният йорты альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев