Карусельләр кайтты
Авыл җирлеге

Карусельләр кайтты

Нинди карусельләр икәнен беләсегез килә инде.

Әйтсәм әйтим, балалар мәйданчыгына куела торган карусельләр турында бара сүз. Күлле Киме, Ары авылларында булачак балалар мәйданчыкларына куелачак алар.

- Күлле Кимедә балалар мәйданчыгы мәдәният йорты янәшәсендәге җирдә булачак, урыннары тигезләнде инде. Ары авылындагысының җире әлегә төгәл билгеле түгел. Әлеге мәйданчыклар халыктан җыелган үзара салым акчасына оештырыла,- ди Күлле Киме авыл җирлеге белгече Илсөя Сабирова.

Мәйданчыктан тыш, үзара салым акчасына җирлектәге урамнар чистартылачак, күперләр каралачак.


Нет комментариев