Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Яңа зиратны яңадан эшлиләр

Олы Әтнә авылының зиратын эшләделәр дип язган идем.

Әле аның эше бетмәгән булып чыкты. Зират өенең кырыйларына бетон катнашмасы салып чыктылар. Керү юлына 5-6 машина балчык китереп бушатканнар иде, менә шул балчыкны тигезләделәр.

- Йорт кырыен "бетонировать итүне" элек эшләгәндә үк башкарырга тиешләр иде, өлгермәделәр. Менә шуны килеп эшләп китте биредә эшләгән Арча оешмасы. Балчыгын юл кырыенда комачаулык тудырмасын дип тигезләттек, анда торба саласы бар әле. Торбасы бар, 10 метрлы. Зур габаритлы булгач, техникасы кирәк. Булуга китереп салабыз, керү юлын тигезлибез, - ди Олы Әтнә авыл җирлеге Ренат Мөхәмәдҗанов.

Дамба белән ике арадагы аралык турында бара сүз. әле анда, "тау төшәсе" бар. Әлеге зират үзара салым акчасына эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев